+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
9 июнь 2021, 13:15

Яңа Яппарда фаҗига

Япь-яшь килеш өзелә гомерләр...

Япь-яшь килеш өзелә гомерләр...
Кичә Дәүләкән районының Яңа Яппар авылында бер ир батып үлгән. Ашыгыч хезмәтләргә бу хәл шаһитлары мөрәҗәгать иткән. Ир исерек хәлдә булган, дип фаразлыйлар.
Вакыйга урынына кичекмәстән республика Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының авария-коткару хезмәте коткаручылары чыга. Водолаз эшләре барышында 1990 елда туган ирнең гәүдәсе табыла һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырыла.
Суда фаҗигане булдырмас өчен әлеге дәүләт комитеты төп хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә тәкъдим итә:
- оештырылган пляжларда гына коеныгыз;
- таныш булмаган урыннарда чуммагыз;
- билгеләнгән урыннан еракка йөзмәгез;
- ялгыз гына коенмагыз;
- исерек хәлдә коенмагыз;
- ярдан ерак китмәгез.
Исегездә тотыгыз: суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозу бәхетсезлек очракларына һәм һәлакәткә китерә! Уяу булыгыз!
Фото: кп.ру
Читайте нас