+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
11 июнь 2021, 16:35

Бахыр ир бауда асылынып калган...

Өченче каттан кер бавы ярдәмендә төшәргә карар иткән ир бәхетсезлеккә юлыккан.

Өченче каттан кер бавы ярдәмендә төшәргә карар иткән ир бәхетсезлеккә юлыккан.
Салават шәһәрендә Калинин урамы буенча урнашкан йортта бер ир белән гадәттән тыш хәл булган. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ул икенче һәм өченче катлар арасында бауда асылынып калып, ярдәмгә чакырган.
"Вакыйга урынына оператив рәвештә килгән коткаручылар бауда эленеп торучы ирне күргән. Янгын сүндерүчеләр аны кулын кисеп кергән кер бавыннан арындырдылар һәм җиргә төшерделәр", - дип сөйләделәр ведомствода.
Зыян күрүченең сүзләренә караганда, аны өендә бикләп киткәннәр, ә ул кер бавы буенча аска төшәргә карар кылган. Әмма нидер булган: бау кулына уралган һәм ир асылынып калган. Ул шушы хәлдә 10 минут чамасы торган.
Фото: башинформ
Читайте нас