+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
13 июнь 2021, 08:10

Псих инде бу...

Бу коточкыч хәл былтыр җәй булган иде.

Бу коточкыч хәл былтыр җәй булган иде.
Чиләбе өлкәсе прокуроры урынбасары Башкортстанда туып-үскән 31 яшьлек Александрны мәҗбүри дәвалауга җибәрү турындагы карарны раслаган.
Канкойгыч фаҗига Чиләбе өлкәсенең Сатка районы Алексеевка авылы янында булган иде. Ул көнне гаилә стоматология клиникасына китә – өлкән кызларының теше сызлый башлый.
Юлда ир белән хатын арасындагыызгыш була, аның барышында ир башта машинаны туктата, аннары хатынына канцелярия пычагы белән ташлана.
Александр хатынын көнли. Ул балалары һәм үтеп баручы машина шоферлары күз алдында аның җанын кыя, үтерү мизгеле кесә телефоны видеокамерасына эләгә.
Җинаять кылганнан соң ул беркая да качып китми һәм полицейскийларга бирелә.
Суд-медицина экспертизасы ирне психик авыру дип таныган һәм дәваланырга җибәрергә карар кылган.
Фото: кп.ру
Читайте нас