Аны үтеп баручы кыз коткарган.
Instagramда Kris тәхәллүсе астында үз блогын алып баручы кыз Белореттан Магнитогорск юлында 9 яшьлек малайны коткаруын сөйләгән.
– Укшуктан кайтып барганда юлда 9 яшьлек малайны очраттым, яхшы гына киенгән. Укшук - ул зират, караңгы иде, бала яктыртылган җирне узып, Магнитогорск шәһәренә юнәлгән иде, - дип яза кыз.
Аның сүзләренә караганда, бала Магнитогорскига абыйсы янына барганын әйткән. Битараф булмаган кыз аны полиция бүлегенә илтә. Ул хәзерге вакытта малайның әти-әнисен җәзалау буенча карар көтүен белдерде.
– Ул кичтә безнең алда дистәләрчә машина барды, һәм берәү дә баладан ни өчен төнлә трасса буйлап йөрүе турында кызыксынмады, - дигән кыз.
Фото: кп.ру