Аны йөртүче хатын үлгән.
Бөре районында Югары Лачынтау-Яңа Баеш автоюлының 4нче чакрымында юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булган.
Төбәк автоинспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, "Renault Duster" руле артында 56 яшьлек хатын уң як юл читенә килеп төшкән һәм электр баганасына бәрелгән. Бәрелүдән багана автомобиль түбәсенә ауган.
Юл һәлакәтендә машина йөртүче алган җәрәхәтләрдән ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үлә.
Ведомство мәгълүматларына караганда, тәүлек эчендә республика юлларында 11 автомобиль һәлакате теркәлгән, аларда бер кеше һәлак булган һәм 13 кеше тән җәрәхәте алган.
Фото: башнформ