+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
18 июнь 2021, 07:10

Әнвәр Нургалиевның кызына ни булган?

Дәваханә юлын күп таптадык, дип язган әтисе.

Дәваханә юлын күп таптадык, дип язган әтисе.
Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиевның кызы Элина аттестат алган.

Ул быел Уфада тугызынчы сыйныфны тәмамлаган. Әти кеше кызына иң саф теләкләрен җиткергән.

“Ә балалар бит үсеп тә беткән. Шатлыклы да, бу бераз моңсу да. Әти кешегә кыз бала кадерлерәк диим микән? Улымны да яратам, ә кызым - йөрәк маем, яшь ярымнан бик күп дәваханә юлларында бик каты йөрергә туры килде (бик каты кулы пеште). Күз яшьләре һәм башкасы...

Әле инде @elinka.anvarovna_16 кызым аккош кебек, беренче аттестатын алды, буйга җитте. Бәхетле генә булсыннар Алла бирсә, күрәчәкләре булмасын. Һәрберебезнең баласы бәхетле булсын”, - дип язган Әнвәр.

Фото: ciroko824.ra-svet.spb.ru
Читайте нас