Хатын-кызның көнләшүе аркасында яшь гаиләдә коточкыч хәл булган.
Бу хакта ир-егет "Вконтакте" социаль челтәренең "Тормыш" дигән төркемендә язып калдырган.
"Хатыным белән аерылышуыма биш ел булды инде. Мин аны үлеп яраттым. Иң башта барысы да әйбәт иде. Тик ул йөргән чакта бик нык көнләште. Мин бу хәлгә җитди игътибар бирмәдем.
Әмма өйләнешкәч, аның көнләшүе көчәйде генә. Көчәю генә дә түгел, маразмга барып җитте. Мин хатын-кызлар коллективында эшли идем. Бер ел бергә торганнан соң: "Син анда кызлар белән "гулять" итәсең" дип, - эштән китүемне сорады. Китәргә туры килде инде.
Арытаба яңа эштә аягымны сындырдым. Хатын - көн дә эштә, мин - өйдә. Бер заман аягымның сызлавына түзә алмыйча, фельдшерыбызны чакырдым. Ул миңа укол ясап китте. Бу хәлне хатыным белгәч, янә котырды. Имеш тә, мин өйдә аның белән йоклап ятканмын.
Икенче көнне үк ул үзе белән минем телефонны алып китте һәм ишекне өстән бикләде. Ярты ел төрмәдәге кебек яшәдем.
Арытаба аның көнләшүе көчәйде генә. Шуңа күрә аның белән аерылышырга туры килде. Хәзер өйләнәсе дә килми", - дип язып калдырган ул.
Ә сез, дуслар, көнләшүгә ничек карыйсыз?
Фото: Pixabai.com