+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
20 июнь 2021, 06:43

Якты дөньялардан кем туйган?

Кадеркәйләрен белсәң, җирдәге яшәешебез – үзе оҗмах. “Әнием, уян инде! Ач күзләреңне! Әникәем, бәгърем, зинһар, уян!” Шулай дип, биш яше дә тулмаган кыз бала әнисенең өнсез гәүдәсе өстендә кычкырып елый иде. Фатирда алар икесе генә. Ләкин менә инде бер сәгать чамасы ана селкенмичә дә ята, менә инде бер сәгать тирәсе бала әнисен уятырга тырыша. Ул бит аны йоклый гына дип уйлаган иде. Әгәр чыннан да шулай икән, нигә соң ул идәндә ята?..

Кадеркәйләрен белсәң, җирдәге яшәешебез – үзе оҗмах.
“Әнием, уян инде! Ач күзләреңне! Әникәем, бәгърем, зинһар, уян!” Шулай дип, биш яше дә тулмаган кыз бала әнисенең өнсез гәүдәсе өстендә кычкырып елый иде. Фатирда алар икесе генә. Ләкин менә инде бер сәгать чамасы ана селкенмичә дә ята, менә инде бер сәгать тирәсе бала әнисен уятырга тырыша. Ул бит аны йоклый гына дип уйлаган иде. Әгәр чыннан да шулай икән, нигә соң ул идәндә ята?..
...Яшь, чибәр, кыз чагында тасма телле егеттән алданып тапкан баласын ялгыз тәрбияләүче 23 яшьлек хатын Алинә янә гашыйк булды! Маратны очраткач, ул аны хыялында йөрткән ир-егет солтаны дип кабул итте: озын буйлы, чибәр, аннан ун яшькә өлкән, үз-үзенә ышанучан, Алинә артыннан матур итеп йөри белә, чәчәкләр бүләк итә, кызы Камиләгә да күчтәнәчләр алып килә, бу хәлләр менә инде ярты ел дәвам итә... Алинә эчтән генә сөенеп, күңеленнән үзен аның хатыны итеп күрә башлаганда гына эшендәге хезмәттәше үз гаиләсенең диңгездә ял иткән фотоларын күрсәтеп мактанып утырды. Аның ире Алинәнең... Мараты булып чыкты! Ул аның өйләнгән булуын да белми иде бит! Яшь хатынның аяк астында җир убылгандай булды. Эштән чыгу белән сөеклесенә шалтыратты. Анысының исә җавабы шул булды: “Әйе, гаиләм бар. Ләкин мин бит сиңа җитди бернәрсә дә вәгъдә итмәдем! Минем белән яхшы түгел идемени сиңа?!” Яхшы иде, ләкин Алинә сөяркә булып йөрергә җыенмый иде, аның юньле гаилә төзисе килә иде!
Алинә кызын балалар бакчасыннан алды да, башка көнне кайтыр алдыннан паркта йөри торган гадәтләре булса да, бүген туп-туры өенә атлады, янәшәдә тәтелдәп баручы кызы Камиләне дә ишетмәде. Кич буе ул аш бүлмәсендә елый-елый шәраб эчте, тынычландырырга тырышучы кызын да тыңламады, төрткәли-төрткәли, аны мультик карарга чыгарып җибәрде.
Бу көнне сабый беренче тапкыр төнгелеккә әкият тыңламыйча гына йоклап китте. Иртән ул әнисен идәндә сәер хәлдә яткан килеш тапты. Газиз кешесе аның сорауларына җавап бирми, уянмый да, тормый да. Елап арыгач, сабый ишек янына килде, ләкин аны ача алмады. Аптырагач, ишекне кага-кага: “Зинһар, ярдәм итегез! Әнием тормый!” – дип кычкырды. Бала озак шакыды, чөнки барысы да эшкә китеп беткәннәр иде. Ниһаять, аны астагы күршеләре Рәсимә әбекәй ишетте. Озакламый аның әнисен ашыгыч медицина ярдәме машинасы алып китте. “Суицид”, – диде табиб. Камилә моның нәрсә икәнен аңламады, аны Рәсимә әбисе үзе янына алып төшеп китте. “Нинди кеше бу әнкәң? – дип сөйләнде карчык.
– Бер кәнтәй ир өчен балаңны язмыш кочагына ташлап кит инде!” Алинә бер атнадан гына һушына килде. Беренче сүзе итеп ул шәфкать туташыннан “Кызым кайда?” дип сорады. Тегесе исә артык кәнфитләнеп тормады, “Һушына килгән берәү! Дару төймәләрен учлап йотканда балаң турында уйладыңмы соң?!” – дип җаваплады. Яшь хатынга стенага борылып ятып, тавыш-тынсыз еларга гына калды...
...Ике ай үтте, Марат Алинә янына килеп тә карамады, сөяркәсенең бу кылыгы аны бик нык куркыткан иде. Хатын эшкә чыкты, хәзер ул бөтен вакытын кызы Камилә белән үткәрә. Йөрәк әрнүләре акрынлап басылып бара, хәзер инде Алинә үзенең кылыгы өчен дә бик гарьләнә иде. Ул хәзер тормышның һәр мизгеленнән ләззәт ала, кадерен белә, тәм таба, элек күрмәгән күбәләкләргә, чәчәкләргә игътибар белән карый. Яшәү хәзер аңа бәяләп бетергесез байлык, бүләк кебек тоела һәм, иң мөһиме – аның олы хәзинәсе – кызчыгы бар!
– Гафу итегез, Сезнең сурәтегез төшеп китте!
– Ой, күрмәгәнмен, кызымның рәсеме бу, кечкенә шедевры!
– Алинә, күптән булмаганча, ап-ак тешләрен ялтыратып көлеп җибәрде. – Ә минем исемем – Айрат, – дип, таныш булмаган ир кулын сузды.
– Ә Сезнеке, чибәркәйләр?
– Алинә белән Камилә! – дип алдан тәтелдәргә өлгерде кызы.
– Димәк, безгә дуслашырга кирәк! – диде ир, кыюсыз гына.
Алар икенче көнне дә очрашты. Айрат Алинәгә күптән түгел генә дәваханәдән чыгуы турында сөйләде. Үз-үзенә кул салырга омтылып караган икән... Аның хатыны белән кечкенә улын юл аша чыгып барганда бер исерек шофер бәрдергән, икесе дә шунда ук һәлак булган. Газизләрен ничек җирләп йөргәнен дә Айрат инде юньләп хәтерләми. Икенче көнне машинасын махсус рәвештә бөтен көченә куган да агачка барып бәрелгән. Үлә алмаган, коткарганнар. Ярты ел дәваханәдә яткан, хәзер менә арытаба яшәргә тырышып йөргән көннәре... Аның тарихын тыңлап утырган Алинәнең битләреннән ирексездән күз яшьләре акты. Айратның бөтен кайгы-хәсрәтен ул, йөрәгенә якын кабул итеп, үзенеке кебек кичерде. Аннары үзенең башыннан кичкәннәрне сөйли башлады. Шулай итеп, тормышның бөтен мәгънәсен һәм аңа өметен югалткан ике ялгыз җан бер-берсен тапты. Бәлки, шуның өчен генә исән калганнардыр да...
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).
Читайте нас