+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
21 июнь 2021, 12:55

Хатынын дусты белән тоткан....

Әлшәй районы суды үтерүчегә карата артык йомшаклык күрсәтмәгәнме?

Әлшәй районы суды үтерүчегә карата артык йомшаклык күрсәтмәгәнме?

Әлшәй районында яшәүче бер ир өйдәшен үлгәнче кыйнаган өчен хөкем ителде.

Ул көнне ир өенә кайта, сөйгәнен уртак танышлары белән түшәктә күрә. Ул башта ирне кыйнап, баскычтан атып бәрә, аннары өенә керә һәм хыянәтче хатынын кыйный башлый. Тикшерүчеләр ачыклаганча, ире аның йөзен һәм башын төя.

Тикшерү һәм суд барышында ачыкланганча, хатын башта нәрсә булганын аңламый, чөнки ул нык исерек була. Ир аны кухняга сөйрәп кергәч, һәм шунда кыйный башлагач, хатын аңына килә һәм ирне мыскыл итә башлый. Бу өйдәшен тагын да ныграк ярсыта, ул янә йодрыкларын төйни.

Хатын икенче көнне вафат булган.

Ир гаебен таныган. Шаһитлар мәрхүмәнең дә бик тугры хатын булмавын әйткән. Суд ирне 6 елга катгый режимлы колониягә озаткан.

Фото: Алексей БУЛАТОВ
Читайте нас: