+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
21 июнь 2021, 18:15

"iPhone" алып бирмәсәң, мин синең белән сөйләшмим..."

Хәзер балалар картәниләре белән шулай сөйләшә икән.

Хәзер балалар картәниләре белән шулай сөйләшә икән.

Бу хәл турында Салават районында яшәүче бер кеше "Вконтакте" социаль челтәренең "Серләшик" дигән төркемендә язып калдырган.

"Бу хәл турында мин ярты ел узгач кына белдем. Минем әнием балаларымны үлеп ярата, нәрсә сорыйлар шуны алып бирә. Балалар әнинең шул ягын белән оста файдаланар инде. Менә ярты ел элек улым аңардан кесә телефоны сораган. "iPhone" алып бирмәсәң, мин синең белән сөйләшмим...", дип курткыткан. Әнием бу сүзләрне миңа җиткерер урынына, аңарга 70 мең сумга телефон алып биргән. Каян акчасын тапкандыр, белмим инде.

"Яхшы укыган өчен мин аңа алдым", - дип мине алдады. Бу хакта миңа кече улым ярты ел узгач сөйләде.

Арытаба сүктем улымны. Телефонын, компьютерын тартып алдым. Ә картәнисе барыбер аны яклый. Белмиләр шул картәниләренең кадерен.

Ә сезнең балаларыгыз картәниләре белән ничек аралаша?" - дип язып калдырган ул.

Фото: pixabai.com
Читайте нас: