+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
21 июнь 2021, 21:20

Лилия Сәлахетдинова ире белән дуслашкан?

Бик авыр сынауларга дучар булган Лилия турында язганыбыз булды инде.

Бик авыр сынауларга дучар булган Лилия турында язганыбыз булды инде.
Балачактан инвалид булган хатын рух ныклыгы белән күпләргә үрнәк булырлык. Ул кияүгә чыгып, бала да тудырды. Кызганычка каршы, бәбие берничә көн генә яшәде...
Күптән түгел шагыйрә элекке ире Ришат Тимергалиев һәм тагын бер дусты белән табигатьтә ял иткән. «Мине дусларым искиткеч матур күл янына алып килде. Айдар әйткән сүзендә торды һәм минем зур хыялымны тормышка ашырды. Ришат та миңа кайчандыр һәрвакыт терәк булырга һәм кирәк вакытта ярдәм итәргә сүз биргән иде. Рәхмәт аларга. Бер сыналган дус — ике яңа дуска караганда әйбәтрәк шул», — дип яза ул инстаграмга.
«Мин сиңа сокланам, Лилия», "Мондый матур кызны табигатькә ничек алып чыкмыйсың инде", «Сәламәтлек, бәхет һәм тугры дуслар сезгә, Лилия», — дип комментарийлар калдырган инстадуслары. «Ә Ришатның күзләре яна», — дип тә язганнар.
Фото: интертат
Читайте нас: