-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
21 июнь 2021, 16:00

Военкоматка хатын-кыз киеме киеп барган...

Кая бара бу дөнья?

Кая бара бу дөнья?

Батайскида призывник хәрби комиссариатка хатын-кыз киемендә килгән.

Батайскидан Кейтлин Лису хәрби комиссариатка хатын-кызлар киемендә килеп, барлык егетләрне шаккаттырган. Медкомиссия узу барышында гадәти булмаган призывникны хәрби комиссариат башлыгы телефонга төшереп, күргәннәрен иптәше белән уртаклашкан, ә тегесе интернетка куйган, шуннан соң фото барлык социаль челтәрләр буйлап таралган.

"Нигә хәрби комиссар мине фотога төшерә?" - дигән сорауга Кейтлинга: «Аларны шәхси эшеңә кертәчәкбез», - дип җавап биргәннәр. Нәтиҗәдә, яшь егетне армиягә алмаганнар.

Кейтлин сүзләре буенча, якын арада ул хатын-кыз булу өчен операция эшләтәчәк.

Фото: pixabai.com
Читайте нас: