+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
22 июнь 2021, 11:25

"Фашистлар белән төшемдә дә сугыша идем..."

32 яшьлек ир-егет картәтисенең Бөек Ватан сугышы турында сөйләгән хатирәләре белән Интернет челтәрендә бүлешкән.

32 яшьлек ир-егет картәтисенең Бөек Ватан сугышы турында сөйләгән хатирәләре белән Интернет челтәрендә бүлешкән.

Бу хакта ул "Вконтакте" социаль челтәренең "Вечная память" дигән төркемендә язма бастырган.

"Картәтием сугышта беренче көннән ахырына кадәр булган, Берлинны алуда катнашкан. Кызганыка каршы, дүрт элек үлеп китте. Мин аның белән Бөек Ватан сугышы турында сөйләшергә ярата идем. Аның бер хатирәсен монда язарга булдым:

"Безгә, өч егеткә, немец офицерын "тел" итеп алырга кушылды. Аңардан безнекеләргә мөһим мәгълүматлар кирәк. Өч көн буе немецлар тылына кадәр бардык. Йоклау-ашау юк. Төнлә бер офицерны эләктереп алдык. Ә солдатлар моны сизеп калып, безнең арттан этләр белән чапты. Артыбыздан бара алмасыннар өчен сазлыктан киттек. Бер дустым шунда батып калды. Кайткач та медаль тагарлар дип, уйлаган идем. Әмма иң башта офицер белән бергә безне тикшерделәр. Имеш тә, без Ватаныбызга каршы килергә мөмкин. Әмма гаделлек хакимлек итте. Дөресен генә әйткәндә, мин фашистлар белән төшемдә дә сугыша идем. Шул төштә җиңелсәм, күңелдә ниндидер шом-курку була иде", - дип сөйли иде ул.

Гомумән, картәтиемнең медальләре байтак. Без аларны истәлеккә саклыйбыз. Миндә картәтием турындагы истәлек мәңге яшәячәк", - дип язып калдырган ул.

Фото: m.fotostrana.ru сайтыннан
Читайте нас: