+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
22 июнь 2021, 07:45

Поезд юлында... машина

Архангель районында пассажир поезды бер машинаны бәрдергән.

Архангель районында пассажир поезды бер машинаны бәрдергән.

Автомобиль йөртүче һәлак булган. Бу хакта төбәк МЧСында хәбәр иттеләр.

Авария кичә, 21 июньдә, Абзан авылы янында булган. "22 км" тимер юл кичүендә Түбән Варта-Адлер маршруты буенча хәрәкәт итүче поезд һәм "Toyota Land Cruiser" бәрелешә.

Җиңел машина светофорның тыелган сигналына чыккан. Ул корт умарталары төягән булган.

Поезд рельслардан чыкмаган. Бераздан ул юлын дәвам иткән.

Фотр: кп.ру
Читайте нас: