+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
22 июнь 2021, 12:35

Табылды. Үлгән.

Кичә, 21 июньдә, Күмертауда югалган 24 яшьлек Олег Муравьевны эзләү тәмамланды.

Кичә, 21 июньдә, Күмертауда югалган 24 яшьлек Олег Муравьевны эзләү тәмамланды.

Бу хакта «Лиза Алерт»та хәбәр иттеләр. Кызганычка каршы, аны үле килеш тапканнар – егет батып үлгән.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында үлгән кешенең гәүдәсе 21 июнь көнне сулыктан чыгарылган , дип сөйләделәр.

Югалган кеше 17 июнь көнне үк Куергазы районы Күмертау күмер кисеме сулыгында батып үлгән. Берничә көн аны коткаручылар эзләгән, туганнары бу вакыт эчендә аны исән-сау күрү өметен югалтмаган.

Рәсми мәгълүматлар буенча, ел башыннан республикада 15 кеше батып үлгән, шуларның дүртесе - балалар.

Махсус җиһазланган сулыкларда су коену зарурлыгын онытмасагыз, якыннарыгызны, балаларыгызны бу хакта кат-кат кисәтсәгез иде.

Фото: кп.ру
Читайте нас: