+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
22 июнь 2021, 08:20

Уфа янында - шартлау!

Әлегә сәбәпләре билгеле түгел.

Әлегә сәбәпләре билгеле түгел.

Уфа янында Зубово авылындагы автосервиста шартлау булган. Хәзер урында дистәләрчә янгын сүндерүче эшли, алар арасында республика МЧСы башлыгы Марат Латыйпов та бар.

— Мәскәү вакыты белән 22:36 сәгатьтә автосервистагы янгын турында хәбәр килде, - дип сөйләделәр ведомствода. - Янгын урынына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре һәм чаралары һәм башка ашыгыч хезмәтләр оператив рәвештә чыкты. Килеп җитүгә 50 квадрат метр мәйданда покрышкаларның януы ачыкланды, ялкын якын-тирә биналарга тарала иде. Янгынның югары рангы игълан ителде.

Янгын вакытында бинада шартлау булган, аннан соң ул җимерелгән. Әлегә шартлауга китергән сәбәпләр билгеле түгел. Башлангыч мәгълүматларга караганда, зыян күрүчеләр юк.

— Янгынны сүндерүгә 86 кеше һәм 32 берәмлек техника җәлеп ителгән, - дип хәбәр иттеләр ведомствода. - Янгынның сәбәбе ачыклана. Урында сынау янгын лабораториясе эксперты һәм МЧС дознавателе эшли.

Урындагы вакыт буенча 01:44 сәгатьтә янгын локальләштерелгән, 02:03 сәгатьтә ачык яну бетерелгән. Урында һавадагы зарарлы матдәләр концентрациясен үлчәү өчен күчмә лаборатория эшли.

Фото: "МЧС по РБ"


Читайте нас: