+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
23 июнь 2021, 14:35

Лагерьда вожатый үтерелгән

Кызлар арасында чыккан бәхәс фаҗигагә китергән.

Кызлар арасында чыккан бәхәс фаҗигагә китергән.

Иң яхшы вожатыйның кем булуы турында бәхәс Мәскәү өлкәсенең Пушкин районындагы балалар лагерында бер кызны үтерүгә сәбәп булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, кызлар алкоголь эчкән вакытта алар арасында иң яхшы әйдаман кем булуы турында бәхәс килеп туган. Бәхәс низагка әйләнгән һәм берсе кулына пычак алган.

Мәскәү өлкәсе прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, күзәтчелек ведомствосы вожатыйны үтерү факты буенча тикшерү үткәрә.

Мәскәү өлкәсе Тикшерү комитеты вәкиле Ольга Врадий хәбәр иткәнчә, балалар лагереның 23 яшьлек вожатые 20 яшьлек коллегасын үтерүдә шикләнелә. Кызлар лагерьда студентлар практикасы узган һәм вожатыйлар өчен бер бүлмәдә яшәгән. Криминалистлар һәм тикшерүчеләр һәлакәт урынын карап чыккан, тикшерү өчен әһәмияткә ия булган пычак һәм башка әйберләр алынган, сорашулар үткәрелгән, суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.

Фаҗига вакытында балалар йоклаган булган.

Фото: Сергей Мальгавко/ТАСС


Читайте нас: