+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
24 июнь 2021, 07:50

Дознавательне көчләүчеләр янә төрмәдә

Аларның икесе хәтта акланган иде.

Аларның икесе хәтта акланган иде.
23 июнь көнне Бүашкортстан Югары судында Уфа район полиция бүлегендә көчләү турындагы шау-шу куптарган эшне кабат карау булды.
23 яшьлек дознаватель Гөлназ Ф. тагын югары дәрәҗәле хезмәттәшләрен 2018 елның көзендә үзен көчләүдә гаепли. Тиздән хокук саклау органнары хезмәткәрләре Уфа полициясе бүлегенең элекке башлыгы Эдуард Матвеевны, Кырмыскалы бүлегенең элекке башлыгы Салават Галиевны һәм миграция бүлеге хезмәткәре майор Павел Яромчукны тоткарлый.
Тикшерү һәм судлар бу киң яңгыраш алган эш буенча шактый озак барды. Бу вакыт эчендә барлык өч югары дәрәҗәле офицерны да Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан эштән чыгардылар һәм барлык ведомство бүләкләреннән мәхрүм иттеләр. Әмма кызның үзен дә эш урынында спиртлы эчемлекләр кулланган өчен эштән куганнар.
2019 ел ахырында беренче инстанция суды элекке өч полицейскийны да хезмәттәшләрен мәсхәрәләүдә гаепле дип тапкан. Эдуард Матвеевка - 7, Салават Галиевка - 7, ә Павел Яромчукка 6 ел бирделәр. Шуннан соң хөкем карарын берничә тапкыр яңадан карадылар, ә Матвеев һәм Галиевны хәтта акладылар да.
Бүген Башкортстан Югары суды элекке офицерларны көчләүдә гаепле дип тапкан. Бу юлы Яромчукның хөкем карарын 5 ел 6 айга калдырганнар, Матвеев һәм Галиевны 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм иткәннәр.
Алар суд залында кулга алынган.
Фото: кп.ру
Читайте нас: