+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
24 июнь 2021, 13:31

Икмәк кыерчыгы

Әлеге балачак хатирәсе мәңге онытыласы түгел.Кояш астында уңып, җилгә чуалып беткән чәчләремне төпчек апам тешләре сынык агач тарак белән тарарга тырыша. Минем озын, калын чәчем — әниемнең горурлыгы. Апам тарта-йолка! Мин сикергә­лим. Апам мине орыша. Ничек тик тормак кирәк? Авырта бит! Үзенә 8 яшь кенә булса да, ул миңа апа да, әни дә. Чөнки әнием еракта, торф эшендә. Мине карау төпчек апама йөклә­тел­гән. Башка апамнарның да эше күп.

Әлеге балачак хатирәсе мәңге онытыласы түгел.

Кояш астында уңып, җилгә чуалып беткән чәчләремне төпчек апам тешләре сынык агач тарак белән тарарга тырыша. Минем озын, калын чәчем — әниемнең горурлыгы. Апам тарта-йолка! Мин сикергә­лим. Апам мине орыша. Ничек тик тормак кирәк? Авырта бит! Үзенә 8 яшь кенә булса да, ул миңа апа да, әни дә. Чөнки әнием еракта, торф эшендә. Мине карау төпчек апама йөклә­тел­гән. Башка апамнарның да эше күп.

Гаилә бик зур, мине дә кертеп, ун кешедән тора. Картәтием авыру. Ул зур сәкегә җәелгән урында ятып кына тора. Гаиләне туйдыру, балаларны исән-сау үстерү картинәм Бибиәсма өс­тендә. Ул бәләкәйрәк апамнарга өй эшләрен кушып, зурракларын үзе белән ияртеп, көнозы­нына басуга яки фермага эшкә китә. Шулкадәр бала тәрбияләп, картинәй урак уруда һичкайчан ал бирмәгән. “Әсма — ат ургычы бит ул”, — дип сөйли торган булганнар. Әнием сөйләвенчә, бәбәйләрен, басуда урак урганда, яки ындыр табагында ашлык сукканда табып, күлмәк итәгенә, я шәленә төреп алып кайткан. Тугыз баласы булып, “Ана даны” медале белән бүләклән­гән. Әй, нык булган да соң! Балалары да нык, таза булып үскәннәр. Бө­тенесе дә диярлек сик­сәнне узып киттеләр. Мин белгәндә картинәм нидер эшли, нидер хәс­тәр­ли, хәтта мин аның өстәл артына утырып ашаганын да хәтерләмим. Әллә фә­рештә булдымы икән ул?
Апам, ниһаять, чәчлә­ремне җыеп, ике толым итеп үреп бетерде. Көмеш тәңкә тагылган чәчүрге­чемне дә чәчемә үреп куйды. Тәңкә­ләрем мин кыймылдаган саен матур тавыш чыгарып чылтырый. Туган көнемә карт­инәм бүләк иткән тәңкәләр. Мин, кәҗә бәтие кебек сикергәләп, өйгә таба йөгерәм. Ачык тәрәзәдән әллә кайчан инде, борыннарны кытыклап, аш исе килә. Аш әле пешеп бет­мәгән икән шул...
Сугыштан соңгы еллар. Тамак икмәккә туймаган чак. Кая инде ул икмәк! Әрчелмәгән бәрәң­ге турап пешерелгән умач ашы — иң олы ризык. Картинәй кайчак ашка бер чеметем генә кыздырылган терлек мае да салып җибәрә. Бездә аны “сызык” диләр. Ашап туйгысыз, күрше чибәр әби әйтмешли, “байлар ашы” була.
Матур апа ашарга чакыра бугай. Без төпчек апа белән йөгереп кер­гән­дә, барысы да өстәл артына утырышкан, һәр­берсендә агач кашык. Картинәйнең зур табакка учактагы казаннан аш сосканын көтеп утыралар. Картинәм тәмле буы чыгып торган табакны апаларым сап-сары итеп кырып юган өстәл өстенә утырта. Урыныннан торган картәтием бисмилласын әйтеп, ашка үрелә. Аны ашый да алмый инде ул. Ләкин аннан алда ашка беркем дә үрелми. Ул рөхсәт иткәч кенә барысы да ашыга-ашыга кашыкларын уйната башлый. Ә мин — бәләкәй. Сәке өстенә картәтәйнең тире казакиен салсалар да, табакка буем җитми. Күз ачып йомганчы табак­ның яртысына да җитеп баралар. Мин мөлдерәп картинәйгә карыйм. Ашый­­сым да килә, елыйсым да килә. Ләкин ярамый. Картинәй минем хәлемне аңлады бугай. Кече яктан ботка кебек куерган ашны бәләкәй җамаяк белән минем алга куя. И, газиз картинәм, миңа ашны суытырга куйган икән бит! Ашыгып авызы пешмәсен сабыемның дигәндер инде. Алъяпкы­чының түш кесәсеннән генә алып, кара икмәк кисәге дә бирә. Өстәл артында ашап утырган апаларым, ялт ашаудан туктап, өметләнеп карт­инәйгә карый. Юк шул, бәләкәй генә икмәк кисәге миңа гына эләгә, иң бәлә­кәй кешегә. Табак белән авыз арасында кашыклар тагын да шәбрәк хәрәкәт­ләнә башлый. Мин дә алардан калышмаска тырышып, ашымны шәп итеп ташырга керешәм. Әнә табакның төбенә төштеләр дә бугай. Агач кашыкларның шакылдавы ныграк ишетелә. Апамнар да туя башлады булса кирәк. Табак төбендә калган чикләвек төше кебек кенә бәрәңге кисәкләрен әкрен генә минем алдыма сала башладылар. Шул чаклар исемә төшсә, йө­рәгем чәнчеп куя. Алар бит аны артып калганнан түгел, ә үксез сабый итеп күреп, яратып, күңел җылысына мохтаҗ бала итеп биргән. Никадәр мәрхә­мәт­лелек, шәфкать­лелек, сабырлык үрнәге... Ә мин учыма кысып тоткан икмәк кыерчыгын, яртылаш бәрәңге кабыгыннан торган шулпама ма­на-мана, тәмләп ашап бетерәм. Өстәлдән апаларым салган бәрәңге кисәкләрен дә чүплим. Шул аштан да тәмлерәк аш ашамаганмын кебек тоела. Ашап бетү белән, апамнар өстәлне ялт итеп җыештырып, юып та куя. Ун кашык белән бер табакны юу озак та түгел инде.
Бала кешесенә күп кирәкмени? Тамак тук, җылы караш булса, шул җитә. Өстәл артында ук йоклап та китәм бугай. Кемдер мине кызыл үгез тиресе җәелгән озын сәкегә илтеп салганын йокы аралаш кына тоям.
Балачакның хәтеремә сеңеп калган бер миз­геле. Ерак үткәнемнең бер ха­тирәсе. Изгелекле карт­әтием һәм картинәмнәрнең рухына багышлыйм.

Флүрә Газизова.
Дүртөйле районы.


Читайте нас: