+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
24 июнь 2021, 19:40

Мазов исән?

Аны Волгоградта күргәннәр.

Аны Волгоградта күргәннәр.
Волгоградта бер ханым уфалы Артем Мазовка охшаган кешене күргән. Ул UFA1.RU редакциясенә мөрәҗәгать иткән.
Татьяна сүзләренә караганда, ир кичә Луговский урамындагы 3нче йортта, спорт залы янында булган.
— Мин аның яныннан балалар белән 13:15 сәгатьтә үттем, ул ишек төбендә басып торды. Мин аңа ныклап караганымны күреп, йөзенең аскы өлешен, борыныннан алып иягенә кадәр кулы белән капларга ашыкты һәм мине усал карашы белән озатты, - дип хәбәр итә ул.
Татьяна сүзләренә караганда, тыштан ир Артем Мазовка нык охшаган. Ул билгеләп үткәнчә, ир ак күлмәктә эскәмиядә утырган фотосурәтендәге кебек булган. Аңлашыла ки, ханым шикле кешене фотога төшерә алмаган.
Әмма аның Мазовка ике тамчы судай охшавын белдерә. Волгоград өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгында әлеге мәгълүмат тикшерелүен хәбәр иткәннәр.
Артем Мазовны эзләүнең нинди стадиядә булуын белү өчен, Башкортстан Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать иткәч: — Эзләү эшләре бара, — дигәннәр ведомствода.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның октябрендә ике баласы белән югалган Артем Мазов, элеккечә, эзләүдә. Аның ике баласын үле килеш былтыр җәй таптылар.
Фото: кп.ру
Читайте нас: