24 июньдә Ленинград өлкәсендә Росгвардиянең Ми-8 вертолеты һәлакәткә очраган.
Хәбәр ителүенчә, өч кеше һәлак булган, шул исәптән беренче звено штурманы ярдәмчесе, тумышы белән Башкортстаннан булган Рамил Сөләйманов.
Махсус хезмәтләр мәгълүматларына караганда, вертолет укыту-тренировка очышын башкарган. Росгвардия матбугат хезмәтендә билгеләп үткәнчә, экипаж машинаны торак йортлардан алып киткән. Росгвардиячеләр үз гомере бәрабәренә зуррак фаҗигане булдырмый калган.
Фото: башинформ