Бар нәрсә дә кешенең үзеннән тора! Тырышканга кайда яшәү мөһим түгел. Ә менә диванда кеше чәйнәп ятучының гомере шулай яткан килеш уза да китә. Җәл. Тормыш яхшы якка үзгәрсен дип, бер кечкенә генә адым ясап карагыз әле. Иртәгә - тагы бер адым...
Аннары, шул ук хейтерлар Миләүшәгә: "Конечно, ире бай бит аның. Байга кияүгә чыктың да", - дип язалар. Ул бичарама маникюрга да, массажга да йөрергә ярамый. Беләсезме: Миләүшә белән без өйләнешкәндә минем фатирым да, танылган исемем дә юк иде. Мин студент идем. Матур тормышта яшәргә теләге булган гап-гади студент идем. Әле Миләүшәгә кунакка килгәндә табыннарына да шаккатып карый идем: урамда кыш, ә алар кыяр-помидор ашый. Минем өчен хәтта шул күренеш гадәти түгел иде.