+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
27 июнь 2021, 12:20

Вахтачы юлда югалган

Ханты-Манси автономияле округының Сургут шәһәрендә 20-21 июнь төнендә Нефтекамадан вахтачы Салават Тимергалиев хәбәрсез югалган.

Ханты-Манси автономияле округының Сургут шәһәрендә 20-21 июнь төнендә Нефтекамадан вахтачы Салават Тимергалиев хәбәрсез югалган.
Ир туган ягына кайтып китәр алдыннан гына юкка чыккан.
40 яшьлек Салават Түбән Вартаның сәнәгать предприятиесендә эшли. 20 июньдә ул дүрт хезмәттәше белән бергә таксида Сургутка барып, анда Яңавыл шәһәренә кадәр поездга утырырга тиеш булган.
Тимер юл вокзалында Тимергалиев кибеткә барырга карар итә, әмма состав кузгалып китүгә ул әйләнеп кайтмый.
Иптәшләре аны эзләп караган, ләкин табалмаган. Республикага кайткач та шунда ук хәбәр итмәгәннәр. Туганнары Салаватны өзелеп көтә.
Фото: кп.пу
Читайте нас: