+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
28 июнь 2021, 10:25

Каен миллегенә килгән булганнар...

Авыргазы районында коточкыч хәл булган.

Авыргазы районында коточкыч хәл булган.
Стәрлетамакта яшәүче 53 яшьлек ханымның яшен сугудан үлү факты буенча Стәрлетамак районара тикшерү бүлеге тикшерү оештырган. Бәхетсезлек очрагы Авыргазы районында булган.
Ведомство мәгълүматларына караганда, гаилә пары урманга миллек хәзерләргә килгән булган. Яшен сугудан хатын шунда ук һәлакәт урынында үлә, ә янәшәдә булган ире аңын югалта.
Ир аңына килгәч, хатынын күреп, ашыгыч ярдәм чакыра. Медикларга үлемне теркәргә генә кала.
Хәзерге вакытта хокук саклау органнары хезмәткәрләре вакыйга урынын карап чыккан һәм суд-медицина экспертизасын билгеләгән.
Фото: башинформ
Читайте нас: