+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
28 июнь 2021, 14:55

Поши да үлгән...

Аны бәрдергән водитель дә һәлак булган.

Аны бәрдергән водитель дә һәлак булган.

Архангель районында иртә таңнан авария булган.

Төбәк дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Уфа-Инҗәр-Белорет автомобиль юлының 46нчы чакрымында Ырынбур өлкәсендә яшәүче 49 яшьлек кеше «Лада Ларгус» руле артында пошины бәрдергән, шуннан соң машина юл читенә төшеп киткән.

Юл-транспорт һәлакәтеннән соң шофер дәваханәгә илткәндә вафат булган. Хайван да үлгән. Вакыйга урынында тикшерү-оператив төркем эшли.

Фото: башинформ
Читайте нас: