Төнлә ишекне бисмилла әйтеп бикләргә кирәк
“Техникумда укып йөргән чагым, – дип сүз башлады Фәйрүзә. – Җәйге каникулда авылга кайттым. Сеңлем кичләрен ындыр табагына эшкә йөри. Аның кайтуын көтмәдек, әни белән йокларга яттык. Ул сәгать икеләр тирәсендә генә кайтты һәм бер сүз эндәшми кереп ятты да йоклап китте.
Мин уйланып ятып, күземне йомарга да өлгермәдем, бер кул муенымны буа башлады. Күземне ача алмыйм, сөйләшеп тә булмый. Ике кулым белән мине буган кулга ябышам. Ни гаҗәп: беләктән алып бармак очларына чаклы – йон. Бар көчем белән аны тартып ычкындырырга тырышам, мин тарткан саен ул ныграк буа.
Бәләкәй чакта нәнәйдән бераз догалар өйрәнгән идем. “Ихлас” сүрәсен укырга телим, ләкин авызны паралич суккан кебек, телем көрмәкләнә. Сүзләремне көчкә кабатлыйм. Тырыша торгач, доганы өч тапкыр укып чыктым. Кул шундук юкка чыкты, минем тавыш та ачылды.
– Әни, – дип кычкырып җибәрдем.
– Нәрсә булды?
– Мине йонлы кул буа, – дим курыккан тавыш белән. Әнием минем янга килеп ятты. Бер-ике минут үттеме-юкмы, сикереп үк торды:
– Әй, шул кызыкайны, төн буе йөреп, ияртә дә кайта шуны, – дип сөйләнеп, морҗаларны ачып-япты, ишекне дә кире элде. Авыз эченнән нәрсәләрдер укынды да янә яныма килеп ятты.
Таң аткач әнием сеңлемнән:
– Син, кызым, ишекне бисмилла әйтми элдеңмени? – дип сорады.
– Хәтерләмим. Ындыр табагыннан чыккач иптәш кызым белән турыга кайтырга уйладык. Чүплек яныннан үтеп барганда бала елаган тавыш ишетелде. Борылып карадык, беркем күренми. “Әллә бала ташлап киттеләр микән?”, дип, барып та карамакчы идек, ләкин курыктык. Без чүплектән ерагайган саен бала тавышы артыбыздан калмады. Капкадан килеп кергәч кенә юкка чыккандай булды. Куркудан тиз генә кердем дә юрган астына чумдым, –диде ул.
Әни минем янга килеп яткач, аны да шул кул буган икән. Шушы көннән башлап, кич йокларга ятканда ишекне догалар укып, элеп куябыз”, – дип хикәятен тәмамлады Фәйрүзә.
Кемнеңдер барлыгы сизелә...
Йорт эчендә дә ниндидер җан ияләренең барлыгы турында күптәннән язалар. Кемнәрдер йорт иясе дисә, кайберәүләр күккә ашмаган җаннар, дип аңлата. Ничек кенә булса да, фатир эчендә кемнеңдер барлыгы сизелә, моны күп кеше тоя, я булмаса, күргәннәре дә бар. Йортны сакларга кушсаң, саклый диләр. Кунакка килгән кайбер кешеләрне яратмаса, төн буе йоклатмый, кунак тынычсызланып чыга. Уфа шәһәрендә укып йөргән студент кызның сөйләгәннәренә тукталып китәсем килә.
– Ул көнне дәрес төштән соң гына иде, шуңа күрә иртәнге тугызга чаклы йокладым. Уянып китсәм, өйдә кеше күренми. Каршы караватта яткан иптәш кызым укуга киткән. Фатир хуҗасы әби дә күренми, күрәсең, кибеткә чыккандыр. Торасым килмәде, бераз йоклап алу нияте белән, төренә биреп, стена ягына борылып ук яттым.
Шулвакыт иптәш кызым ятып йөргән караватның шыгырдавы, аннан кемнеңдер торып китүе ишетелде. Идәнгә авыр гәүдәле кеше баскан тавыш чыгарып атлаганын ачык сиздем.
Башымны гына борган идем, муенымнан нәрсәдер эләктереп алды да буа башлады. Сүз дә әйтеп булмый. Әллә күпме шулай буылып, тыпырчынып яттым. Кинәт кенә әбиемнең әйткән сүзләре искә төште. “Гаҗәеп, серле урыннарда калсагыз, күзегезгә нәрсәләрдер күренсә, белгән догаларыгызны укыгыз, бер дә булмаса, каты итеп сүгенегез, шулай итсәң, алар синнән китә”, – дигән иде. Мин берничә тапкыр белгән догаларны кабатладым. Шуннан гына теге нәрсә муенымны ычкындырды. Сикереп тордым да өй эчен тиз генә карап чыктым. Каршыдагы караватта да бернәрсә дә күрмәдем.
Тәрәзәгә карасам, фатир хуҗасы кайтып килә. Әбигә бернәрсә дә сөйләмәдем. Иптәш кызга әйткән идем, ул куркып йөрде. Берүзе өйдә калмаска тырышты. Күп уйлаганнан соң шундый нәтиҗәгә килдем: бу өй иясе булгандыр. Ялгыз калганда аңа эндәштем:
– Мин монда фатирда торам, яратсаң, яратмасаң да түзәргә туры килер. Башка миңа зыян эшләмә, мине тынычлыкта калдыр, – дидем.
Күпме генә берүзем калсам да, башка бу хәл кабатланмады.
Укып беткәч, бу йорттан китәргә туры килде. Миннән соң берничә кыз фатирга кергән, әмма минем караватта берсе дә тыныч йоклый алмаган. Бер атна чамасы торып карыйлар да, “кемдер монда тынычлык бирми” дип ташлап чыгып китәләр икән.
Кыш көне фатирда торган әбиемнең хәлен белеп чыгыйм дип кергән идем, ул гаҗәпләнеп менә шуларны сөйләде. Үзем белән булган хәлне шунда да сөйләмәдем, “ярамас, йорт иясе ачуланыр”, дип уйладым.
Әби белән хушлашыр алдыннан бүлмәдә берүзем генә булганда: “Ярар, мин килгәләп торырмын, минем караватым буш торсын”, – дигән идем. Күрәсең, теге мине көтеп, урынымны шулай үзенчә саклаган.
Бу көнне әбидә кунарга калдым. Утны сүндереп, үземнең караватыма ятып йоклап кына китеп бара идем, битемнән рәхәт иттереп, йомшак кына берәү сыйпап үтте. Бу йорт иясе булгандыр инде. Ул, күрәсең, мине сагынган. Иртән торгач, аның белән: “Мин һәрвакыт килә алмам, минем караватка башкалар да ятсын”, – дип хушлаштым.
Кабат килүемә әби ишекне шатланып ачты: “Хәзер кызлар тора башлады, берсе дә ташлап китми”, – дип сөенде ул. Ә мин бары елмаеп кына куйдым.
Йорт иясе ярдәм итте
Бу турыда бер апа түбәндәгеләрне сөйләде:
– Күрше авыл егете белән яратышып өйләнештек. Ул төскә бик чибәр иде. Матур гына яшәп киттек. Мин авырга калдым. Беркөнне ул: “Әйдә, Мөнирә, Уфага чыгып китик”, – диде. “Шушы корсак белән мин беркая да бармыйм, теләсәң, үзең генә бар, соңрак безне кайтып алырсың”, – дидем. Ул чыгып китте. Безнең юллар шулай аерылды. Ул Уфада яңа гаилә корды.
Улым тугач, бәлки, кайтыр дигән өмет тә бар иде, ләкин кайтмады, бергә яшәргә язмагандыр инде. Улыма дүрт яшьләр тирәсе булганда ул кайтып, улымны әниләренә кунакка алып китте. Мин каршы булмадым, улым әтисе барлыгын белеп үссен, дидем. Шул көнне безгә иремнең авылыннан бер апа килде. “Мөнирә, ирең улыңны Уфага алып китәргә җыена, үзең риза булдыңмы?” – дип сорады. Мин: “Юк!” – дип, киенеп ирем авылына йөгердем.
Барып кергәндә чәй эчеп утыралар иде, мине күргәч аптырап киттеләр. Ишек төбендә чемодан әзер тора. Поездга чыгарга тиеш булганнар. Барын да сөйләп бирдем дә улымны бирмәячәгемне әйттем. Ирем каршы килмәде. Улым: “Мин Уфага барам”, – дип елый башлады, әтисенең кулыннан төшми. Көчләп тартып алып булмаячагын аңлап, Вәрәшкип елгасына чаклы озата бардым да, улымны үземә алып, кайтыр якка атладым. Улым өйгә кайтканчы: “Әти белән Уфага барам”, – дип елап кайтты.
Ишектән өйгә кергәч тә песи тавышы ишетелде. Улым песине эзли башлады. Безнең песиебез юк иде, үзем дә гаҗәпләнеп куйдым. Мин тиз генә хәлне аңлап: “Улым, песи иртәгә килеп чыгар, йоклап торгач”, – дидем. Песи тавышын ишеткәч, улым Уфага барачакны да, әтисен дә онытты. Иртән торгач песине дә таптырмады. Шулай итеп өй иясе улыма да, миңа дә ярдәм итте.
Риф ЙӨЗЛЕКБАЕВ.
Кырмыскалы районы,
Яңа Кыешкы авылы.