+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
28 июнь 2021, 13:40

Әтиләренең күз алдында...

Кандракүлгә су коенырга килгән хатынны һәм аның улын машина бәргән.

Кандракүлгә су коенырга килгән хатынны һәм аның улын машина бәргән.

27 июнь кичендә Туймазы районы трассасында "внедорожник"тагы шофер 12 яшьлек улы белән әнисен бәрдерә. Хатын алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә.

Юл-транспорт һәлакәте 19:00 сәгатьтә Самара-Уфа-Чиләбе автоюлында, Кандракүлдән ерак түгел булган. Октябрьский шәһәрендә яшәүче 32 яшьлек ир "УАЗ Патриот" артында җәяүлеләрне бәрдергән.

- Авария нәтиҗәсендә Бәләбәйдә яшәүче 32 яшьлек хатын вакыйга урынында вафат була. Аның 12 яшьлек улы имгәнгән, - дип хәбәр итә ЮХХДИ.

«Туймазы хәбәрләре» басмасы хәбәр иткәнчә, фаҗига гаилә башлыгының күз алдында булган. Ир сүзләренә караганда, ул хатыны һәм улы белән Кандракүлдә су коенырга килгән. Фаҗига кичен өйләренә кайтырга җыенып, юл читендә калдырылган машинага әйберләрен күчергәндә була.

Фото: кп.ру


Читайте нас: