Ир агып киткән сланцылары артыннан йөзгән...
Уфа янындагы Караидел елгасында коену өчен җиһазландырылмаган пляжда 35 яшьлек ир агып киткән сланцылары артыннан йөзгән һәм батып үлгән.
Ул аларны куып җиткәч, кулына алган һәм кире йөзеп чыгарга тырышып караган, ләкин агымны җиңә алмаган.
Уфалы батып үлгән урында текә урын һәм көчле агым булган. Һәлак булучының гәүдәсен табу өчен коткаручылар водолазларны җәлеп иткән.
Мәет ярдан 15 метр ераклыкта табылган.
Гражданнарны яклау идарәсендә ир-егет исерек булган, дип саныйлар.
Фото: кп.ру