+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
1 Июля 2021, 09:09

Әбисенең башына җиткән...

Ир бер фатирда хатынының әнисе белән һәрвакыт талашып яшәгән.

Ир бер фатирда хатынының әнисе белән һәрвакыт талашып яшәгән.

Бу хәл турында хатын "ВКонтакте" социаль челтәренең "Серләшик" төркемендә язып калдырган.

"Өч көн элек әнием үлеп китте. Аны ирем үтерде, дип әйтсәм дә дөрес булыр. Инде 12 ел без әнием фатирында яшибез. Үзебезнекен алырга акча җиткереп булмый. Бер фатирдан икенче фатирга күченеп яшәгәнче әнием үзенә чакырган иде.

Беренче көннән үк ирем аның белән талаша башлады. Әни ни эшләсә дә аңа ошамады. Үзенең кеше фатирында торуын аңламады, әнинең кадерен белмәде. Һәрвакыт ул аңа - үлем, ә фатирның безгә калуын теләде.

Күптән түгел, мин эштә булганда, алар янә талашкан. Күршеләрем белдерүенчә, ирем аңа ямьсез сүзләр кычкырган. Шуңардан соң әни үзен начар хис иткән. Килгән табиблар анда инфаркт булуын раслаган. Аны дәваханәгә алып киткәннәр, операция эшләргә кирәклеген белдерделәр. Кызганычка каршы, операциядән соң уянмады.

Хәзер ирем белән аерылышачакмын. Аның әнине үлемгә җиткерүен гафу итмәячәкмен", дип язган ул.

Фото: pixabai.com
Читайте нас