"КамАЗ" шоферы су шешәсенә генә үрелгән булган...
Кичә кич Әлшәй районында коточкыч авария булды: анда Чишмә - Кыргыз-Миякә автоюлының Раевка белән Дәүләкән арасында «Лада Калина» автомобиле зур тизлектә "КамАЗ"га килеп бәрелә.
Авария шаһитлары сөйләвенчә, барысы да бер мизгел эчендә килеп чыккан. Кайбер мәгълүматлар буенча, «КамАЗ» шоферы берничә секундка гына игътибарын читкә юнәлтеп, каршы як полосага чыга, ә чокырлы юл аркасында «Калина» аны узып өлгерә алмый. "КамАЗ" шоферы, су эчәргә теләп, шешәгә үрелгән, шул чакта машина каршы юлга чыккан.
Җиңел машинадан, чыннан да, металл өеме генә калган. Бу вакытта анда биш кеше була: 25 яшьлек шофер, аның 22 яшьлек сөйгәне, 26 яшьлек дусты һәм соңгысының 13 һәм 6 яшьлек ике үги кызы. 26 яшьлек Иван М., аның 13 яшьлек кызы һәм 22 яшьлек хатын шунда ук һәлак булганнар. Шоферның үзен һәм 6 яшьлек кызны дәваханәгә алып киткәннәр, хәзер алар икесе дә реанимациядә. Хәлләре бик авыр.
Хәзер фаҗиганең барлык хәл-шартларын юл полициясе ачыклый. Иванның кызлары белән өенә кайтып барган булуы гына билгеле, хатыны аны шунда көтеп торган. Бүген яшь ир 27нче туган көнен билгеләп үтәргә әзерләнгән, тик аңа кадәр нибары берничә сәгать кенә яши алмаган...
Фото: башинформ