+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
4 июль 2021, 13:05

Ике көндә өч бала...

Башкортстанда кечкенә балаларның тәрәзәдән егылу очраклары ешайды, дип хәбәр иттеләр республиканың Тикшерү комитетында.

Башкортстанда кечкенә балаларның тәрәзәдән егылу очраклары ешайды, дип хәбәр иттеләр республиканың Тикшерү комитетында.
Ведомство мәгълүматларына караганда, айның беренче ике көнендә шундый өч очрак теркәлгән дә инде. Тикшерүчеләр һәр очрак буенча тикшерү үткәрә.
— Ел саен, эссе һава торышы булу сәбәпле, тәрәзәдән егылуга бәйле бәхетсезлек очракларының артуы күзәтелә, - дип хәбәр иттеләр Тикшерү комитетында. — Әйтик, 1 июльдә кичке вакытта Чишмәдә өлкәннәр каравыннан мәхрүм калган дүрт яшьлек кыз үзе аш бүлмәсенә кереп, ачык тәрәзәдән дүртенче кат биеклегеннән егылып төшә. Күп кенә тән җәрәхәтләре белән кыз дәваханәгә салына.
Шул ук көнне Уфада өч яшьлек кыз ата-анасы эштә чагында җиде яшьлек абыйсы белән өйдә була. Балалар тәрәзәне ача, һәм кыз, москит челтәренә таянып, тугызынчы кат тәрәзәсеннән егылып төшә. Бала дәваханәдә.
Шулай ук Тикшерү комитетында Нефтекамада булган үлем очрагы турында хәбәр итәләр, анда яшь ярымлык сабый нәнәсе белән дәү әтисе янында кунакта булган һәм тугызынчы кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Ул алган җәрәхәтләрдән үлә.
Тикшерү идарәсе өлкәннәрнең игътибарын йортта кечкенә балалар булса, тәрәзәнең йозакка ябылырга тиешлегенә юнәлтә. Москит челтәре баланы егылудан саклап калмаячак. Балаларга тәрәзә төбендә уйнарга рөхсәт итәргә ярамый. Аларны хәтта кыска вакыт эчендә дә ачык тәрәзәле бүлмәләрдә караучысыз калдырмагыз.
Фото: вестиприм.ру
Читайте нас: