+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
4 июль 2021, 10:10

Полиция хезмәткәрләре балага ярдәм иткән

Башкортстаннан ялга юнәлгән гаилә юлда бәлагә тарыган.

Башкортстаннан ялга юнәлгән гаилә юлда бәлагә тарыган.
Волгоград өлкәсендә ЮХХДИ хезмәткәрләре Башкортстаннан ялга китеп баручы баланы һәм аның ата-анасын дәваханәгә илткән. Әлеге гаилә Сызрань - Волгоград трассасында бәлагә тарыган. Алар ялга китеп барганда баларына приступ була: аңа тын алуы авырлаша башлый. Ата-ана ярдәм сорап янәшәдә булган юл полициясенә мөрәҗәгать итә.
ЮХХДИ хезмәткәрләре баланы патруль машинасында якындагы дәваханәгә нибары өч минут эчендә китергән. Юлда инспекторларның берсе сабыйга беренче ярдәм күрсәткән һәм табиблар белән элемтәгә кергән.
Бәхеткә, барысы да яхшы тәмамланган. Урындагы табиблар сабыйны һушка китерә, шуннан соң гаилә кире Башкортстанга кайтырга булган.
Алар ЮХХДИ инспекторлары Андрей Бирюков һәм Илья Полетаевка рәхмәт белдерә һәм полиция хезмәткәрләренең бу хәлгә карата «мәрхәмәтле һәм ярдәмчел мөнәсәбәте» турында сөйли.
Фото: кп.ру
Читайте нас: