+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
5 июль 2021, 13:40

Бер көндә җиде кеше баткан

Коткаручылар халыкны уяу булырга чакыра.

Коткаручылар халыкны уяу булырга чакыра.

Башкортстанда су коену өчен җиһазландырылмаган урыннарда 24 сәгатьтән дә кимрәк вакыт эчендә җиде кеше һәлак булган.

3 июль өчен күңелсез статистиканы МЧС хәбәр итте. Һәлак булучыларның берсе - 18 яшьлек егет.

Беренче фаҗига Кырмыскалы районында булган — анда, Урал авылы янында, Карламан елгасында 40 яшьлек ир-ат батып үлгән. Учалы районында Мансур авылы янында 18 яшьлек егет буада батып үлгән. Иштуган авылы янында күлдә су коенганда бер ир һәлак булган, Нөгеш сусаклагычында ял итүчене катер бәргән, ул һәлак булган.

Фаҗигале хәлләр Салаваттагы, Октябрьскийдагы күлләрдә, Белорет янындагы Укшук елгасы акваториясендә теркәлгән.

- Хөрмәтле гражданнар! Бу хәлләр коену өчен җайлаштырылмаган урыннарда булды, - дип мөрәҗәгать итә коткаручылар. - Тикшерү узган пляжларның өстенлеге турында исегезгә төшерәбез: аларның төпләре куркыныч конструкцияләрдән, очлы агачлардан, пыяла ватыкларыннан чистартылган, коткаручылар кизү тора. Язмыш белән уйнамагыз. Су хаталарны гафу итми.

Җәйге сезонда сулыкларда үлем очраклары арта бара — узган ялларда коткаручылар елгалардан җиде кешенең мәетен чыгарган. Әгәр сез Уфадагы пляжда ял итәргә җыелсагыз, җиһазландырылмаган урынга бармагыз — махсус коену өчен хәвефсез урыннар бар.

Фото: pushkinska.net


Читайте нас: