+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
5 июль 2021, 18:25

Икесенә бергә - 148 яшь!

Шаран районында урнашкан Базгыя авылында гадәти булмаган туй узды.

Шаран районында урнашкан Базгыя авылында гадәти булмаган туй узды.
Икесенә бергә 148 яшь тулган пар никахлашты. Кәләш Нәзирә Потапова күптән түгел үзенең 79 яшен билгеләп үткән, ә аның кияве Фәриз Шакировка бер айдан 69 яшь тула.
Өлкән яшьтәге пар Октябрьский картлар һәм инвалидлар интернат-йортының урындагы бүлекчәсендә яши. Коронавирус пандемиясе вакытында "яшь"ләрне куркыныч астына куймас өчен, Шаран ЗАГСы хезмәткәрләре никахны күчмә рәвештә теркәде.
Тантанада «яшьләр»нең интернат буенча күршеләре, район хакимияте башлыгы һәм урындагы халык җыр-бию ансамбле катнашты. Язылышканнан соң, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, гаилә бәхете һәм иминлек теләделәр. ЗАГС хезмәткәре Гүзәл Хәлилова өйләнешү турындагы таныклыкны тапшырды.
79 яшьлек кәләш Нәзирә Потапова Чишмә районының Ар авылында 1942 елда туган. Октябрьский картлар һәм инвалидлар интернат-йортының филиалына ул 2015 елның 28 августында килгән. Аның тормыш иптәше Фәриз Шакиров Туймазы районының Кәкребаш авылында туган, ә интернат-йортта 2020 елның 23 октябреннән яши.
Монда алар икесе дә үз мәхәббәтләрен һәм язмышларын тапкан.
Фото: кп.ру
Читайте нас: