+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
5 июль 2021, 13:45

Көймә әйләнгән...

Анда булган дүрт кешенең икесен эзлиләр.

Анда булган дүрт кешенең икесен эзлиләр.

4 июльдә Краснокама районының Яңа Кабан авылы янында Агыйдел елгасында дүрт кеше утырган көймә әйләнгән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, көймәдә кызлары белән бер гаилә һәм тагын бер ир булган. Әнисе белән кызы ярга үзаллы йөзеп чыкканнар, ә менә ир-атлар белән ниләр булуы билгеле түгел. Хәзерге вакытта оператив эзләү чаралары үткәрелә. Вакыйга урынына су төбен тикшерү өчен водолазлар чыккан.

Шулай ук кичә рейд вакытында коткаручылар Павловка сусаклагычында 34 һәм 39 яшьлек ике иргә дә ярдәм күрсәткән.

«Безнең күз алдыбызда моторлы резин көймә кискен борылыш ясый башлады һәм икенче мизгелдә аннан ике кеше суга егылды. Бәхеткә, көймә моторы шунда ук сүнде», — дип сөйли коткаручыларның берсе. Алар ирләргә ярдәм күрсәткән.

Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты кече йөзү чараларыннан файдаланганда кагыйдәләрне үтәргә чакыра. Әгәр сез судагы вакыйга шаһиты булсагыз, бу хакта ашыгыч хезмәтләргә хәбәр итегез. Кызганычка каршы, батучыга ярдәмгә ташланган кеше үзе дә һәлак була ала, әгәр бу кеше, коткаручыларга шалтыратып, бу хәл турында хәбәр итмәсә, бу хакта беркем дә белми һәм ярдәмгә килмәячәк.

Фото: башинформ
Читайте нас: