+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
5 июль 2021, 07:45

Салават исән бит. Табылды!

Яңавылдан Салават Тимергалиевның серле шартларда юкка чыгуы турында язган идек.

Яңавылдан Салават Тимергалиевның серле шартларда юкка чыгуы турында язган идек.

4 июльдә, ниһаять, Нефтекамадан вахта ысулы буенча эшләүче ир табылды.

Ул 20-21 июнь көннәрендә Ханты-Манси автономияле округының Сургут шәһәрендә хәбәрсез югалган иде. Табылуы хакында ирнең апасы үзенең социаль челтәрләрендә язган.

- Энем табылды, әти белән әни аның артыннан китте. Ни булганы әлегә билгеле түгел. Иң мөһиме - исән! - дип хәбәр итте апасы.

Искәртеп узабыз, 40 яшьлек Салават Тимергалиев Түбән Вартаның сәнәгать предприятиесендә эшли. 20 июньдә ул дүрт хезмәттәше белән бергә Сургутка кадәр таксида барып, аннан Башкортстанның Яңавыл шәһәренә кадәр поездга утыру өчен билет алган.

Вокзалда Салават кибеткә барырга карар итә, әмма состав килеп җитүгә ул әйләнеп кайтмый. Хезмәттәшләре аны таба алмый һәм аннан башка кайтып китә.

Фото: кп.ру
Читайте нас: