+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
5 июль 2021, 15:10

Үтерүче ярлыкау сорый...

Әмма аңа җәзаны тагын да катылатканнар.

Әмма аңа җәзаны тагын да катылатканнар.

Шушы көннәрдә Башкортстан Югары суды узган ел руль артында 14 яшьлек ике кызны бәрдергән иргә карата хөкем карарын йомшартудан баш тарткан. Моннан тыш, аңа өстәмә җәза да билгеләгәннәр.

Исегезгә төшерәбез, авария былтыр июньдә булды. Шофер исерек килеш тизлекне арттырган, машинага идарә итә алмаган һәм тротуарга очып кергән, анда мәктәп укучыларын бәрдергән. Ике кыз да авыр җәрәхәтләр алган. Аларның берсе «ашыгыч ярдәм» машинасында үлгән, икенчесе инвалид булып калган.

Бу хәлдән соң гаепләнүче вакыйга урыныннан качарга маташса да, аны шаһитлар тоткарлаган. Соңрак ир җинаять кылуда үз гаебен таный.

Ирне колония-поселениедә 7 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Аннан зыян күрүчеләр файдасына 1,8 миллион сум акча түләттерелгән.

Хөкем ителгән ир апелляция биргән һәм җәзаны йомшартуны сораган, әмма Югары суд моның өчен нигез тапмаган. Моннан тыш, ир-атка транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә өстәмә җәза билгеләнгән.

Фото: кп.ру
Читайте нас: