+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
5 июль 2021, 08:20

Яралардан һаман кан саркый...

Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Казандагы 175нче гимназиядәге атышта һәлак булганнарның туганнары белән онлайн очрашу үткәргән.

Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Казандагы 175нче гимназиядәге атышта һәлак булганнарның туганнары белән онлайн очрашу үткәргән.


Ведомство башлыгы фаҗигадә каза күргән әти-әниләрнең һәм аларның якыннарының кайгысын уртаклашкан.


Александр Бастрыкин фаҗигане тикшерүчеләрнең дикъкать белән эзләнүләрен билгеләп үтә. Тикшерү төркеме җитәкчесе әлегә булган нәтиҗәләр белән бүлешә. Тикшерү барышында 1,5 меңнән артык кешедән сорау алынган һәм төрле адреслар буенча тентү үткәрелгән. Мәктәптән документлар һәм видеокамералар язмалары алынган. Хәзер аларны ныклап өйрәнәләр. Әлеге эш буенча 232 суд экспертизасы билгеләнгән, шуның 131енең инде нәтиҗәләре билгеле.


Александр Бастрыкин укытучылар һәм укучыларга ут ачкан җинаятьченең гамәлләренең сәбәпләрен җентекләп өйрәнергә кирәклеген ассызыклаган.


Онлайн-очрашу барышында атышта һәлак булганнарның туганнары Тикшерү комитеты рәисенә үзләренең сорауларын да биргән. Беренче чиратта, аларны фаҗиганең хәзерге вакытка билгеле булган детальләре кызыксындыра. Шулай ук әлеге җинаяте өчен Илназ Галәвиевка нинди җәза биреләчәген дә сораганнар.


Бастрыкин яраланган балаларның хәлләрен белешә һәм үзенең ярдәмен тәкъдим итә. Ашыгыч балалар хирургиясе һәм травматологиянең фәнни-тикшеренү институты белгечләренең дә ярдәмгә килергә әзер булуын белдерә. Ул шулай ук фаҗигадә җәрәхәтләнгәннәрнең әхлакый һәм матди зыянны каплауга компенсация таләп итәргә хокуклы булуын аңлаткан.


Ведомство башлыгына кирәкле документларны рәсмиләштергән вакытта килеп туган төрле кыенлыклар булуына да зарланганнар. Тикшерү идарәсе җитәкчесе зыян күрүчеләрнең ата-аналарына ярдәм күрсәтү кирәклеген әйтә, авыр яраланган балаларга ярдәм итү турында да сүз булган. Александр Бастрыкин сорауларга җавап бирү өчен алга таба да мондый очрашулар оештырылачагын әйткән. Бу хакта "Интертат" язган.


Фаҗига Казанның 175нче гимназиясендә 11 май көнне булды. Әлеге мәктәпне тәмамлаган 19 яшьлек бәндә шушында килеп 9 кешене атып үтерә, аларның җидесе - балалар.


Фото: "regnum.ru"
Читайте нас: