+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
6 июль 2021, 15:15

Самолет кыяга бәрелгән...

Бүген Камчатка күгендә самолет югалуы турында язган идек.

Бүген Камчатка күгендә самолет югалуы турында язган идек.

Кызганычка каршы, ул фаҗигагә тарыган.

Югалган "Ан-26" кисәкләре Палана поселогыннан дүрт-биш чакрым ераклыкта табылган, дип хәбәр иттеләр "Росавиация"дә. Авиакомпания башлыгы шулай ук ватыклар табылуын раслады. "Уйланылганча, самолет җиргә төшеп утырганда начар һава шартларында кыяга бәрелгәндер", - дигән "Интерфакс"ка аноним чыганагы.

Камчатка крае губернаторы Владимир Солодов агентлыкка хәбәр иткәнчә, бәлки, самолет икенче очыш әйләнешенә кергәндә мәтәлеп төшкәндер.

Baza язганча, егылу урынын метеошартлардан һәм самолет экипажы элемтәгә чыгудан туктаган вакыттан чыгып ачыклаганнар. Шул ук вакытта Камчатка ярлары янында бик зәгыйфь радиосигнал теркәлгән, ул, фаразланганча, судно җимерелгән булса, "Ан-26" борт үзязмаларының радиомаягын тапшырган.

Самолетта 28 кеше булган, шуларның 22се -пассажирлар. Исән калучылар юк, диләр...

Фото: РИА Новости
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: