Краснокама районында яшәүчеләр чаң суга.
Яңа Каенлык авылы янында рәсми булмаган чүплек янында бик ябык, бәләкәй сыерлар йөри башлаган. Алар зомбига охшап тора. Бу кадрларны «Башкортостан» телеканалы күрсәтте.
Чүплектәге сыерлар көч-хәл белән генә хәрәкәт итә. Бичара хайваннарны мобиль репортер видеога төшереп алган.
Бу - үсә алмаган сыер, ди бер кеше, хайванга төртеп күрсәтеп. Видео авторы мондый чүплек барлыкка килү сәбәпләрен ачыклауны, авыл буйлап ярымүле хайваннар йөрү сәбәпләрен ачыклауны, тиешле кешеләрне җавапка тарттыруны сорый.
Фото: скриншот