+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
7 июль 2021, 14:55

Башкортстан балалары бәлагә тарыган

Аларның ни ашарына, ни эчәренә юк, дип чаң суга ата-аналары.

Аларның ни ашарына, ни эчәренә юк, дип чаң суга ата-аналары.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның социаль челтәрдәге битенә Уфада яшәүче хатыннан хәбәр килә, ул баласының Туапсе районына спорт клубы белән ял итәргә китүен әйтә. "Балаларның ризыгы, эчәр суы юк, элемтә юк. Ярдәм сорыйм!", — диелә мөрәҗәгатьтә.

Республика белән идарә итү үзәге бу хакта Спорт министрлыгыннан мәгълүмат сораган. Анда бу сәфәрне «Форвард» шәхси клубы оештыруын хәбәр итәләр. Лермонтов бистәсендә барлыгы 108 уфалы — 74 бала һәм 34 олы кеше (ата-аналар һәм тренерлар) юнәлгән булган.

Бу көннәрдә төбәктә яңгыр койды, «Лагуна» пансионатында беренче катны су баскан. Хәзер су киткән, әмма бинада электр юк, ашханә эшләми. Кыр кухнясын оештырганнар, су ташыйлар. Кире кайту 11 июльгә билгеләнгән. ЦУР проблеманы хәл итүгә һәм билетларны иртә срокка алыштыру эшенә кушылды, дип хәбәр иттеләр үзәктә.

Фото: rtr-vesti.ru
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: