+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
7 июль 2021, 12:10

Нарасый сулыш алудан туктаган иде...

5 июльдә «Уфа-Сочи» авиарейсында чын могҗиза булган.

5 июльдә «Уфа-Сочи» авиарейсында чын могҗиза булган.

Очкан вакытта күкрәк баласының хәле кинәт начарлана, әмма бортта табиб булмый. Шул чакта бортпроводник Наталья Ананских балага кичектергесез ярдәм күрсәтә һәм чынлыкта аның гомерен саклап кала. Хәзер аның гомеренә берни дә янамый. Бу очракны М. Кәрим исемендәге «Уфа» халыкара аэропортының матбугат хезмәтендә расладылар.

Үз чиратында, «Nordwind» авиакомпаниясендә бу хәл турында түбәндәгене сөйләделәр. Сабыйның хәле имгәннән соң начарланган икән. Баланы көзән җыера башлый, иреннәре күгәрә, ул аңын югалта, ә тиздән сулыш алудан туктый. Һава судносы экипажы ашыгыч ярдәм чакырта, әмма нарасыйның гомерен секундлар саный.

Шул чакта бортпроводник Наталья Ананских йөрәк-үпкә реанимациясен үткәрә, һәм бала аңына килә.

- Ашыгыч ярдәм килгәнче, бала әнисе кулында йоклаган иде инде, - дип ассызыкладылар авиакомпаниянең матбугат хезмәтендә.

Ата-анасы Натальяга сабыйларын коткарган өчен рәхмәт белдергән.

Фото: кп.ру
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: