+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
7 июль 2021, 07:30

Унбер ел көрәште...

Пермьдәге "Хромая лошадь" клубындагы янгында каза күргән кыз вафат булган.

Пермьдәге "Хромая лошадь" клубындагы янгында каза күргән кыз вафат булган.

Ирина Банникова үлем белән 11 ел көрәште.

Кыз анда бармен булып эшли һәм фаҗига вакытында янган бинадан чыга алмый. Ул яну продуктларыннан нык зыян күрә.

"Ириночка бездән китте, кызыбызның йөрәге тибүдән туктады. Соңгы ярты елда апам аеруча хәлсезләнде. Бик нык ябыгып китте. Һәм көннән-көн үзен начаррак хис итә башлады. Аның үлемен шәрехләгән табиблар организмының җәфаланудан һәм көрәшүдән аруын әйтте", - диде мәрхүмәнең сеңлесе.

Ирина фаҗигадән соң ике елга якын гомерен дәваханәдә үткәргән, ә 2011 елның язында аны өенә кайтарганнар. Ул вакытта да кыз йөри, сөйләшә, үзаллы ризык кабул итә алмаган.

Фаҗигагә тарыганда кызга 22 яшь була. Аның ике улы калган.

"Хромая лошадь" клубында янгын 2009 елның 5 декабрендә булды. Анда 156 кешенең гомере өзелде, дистәләрчә кеше гарип калды.

Фото: кп.ру
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: