+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
8 июль 2021, 14:22

"Кызлар минем башка пүлән белән тондырды..."

Авылда бер үк вакытта ике кыз белән йөрсәң, шулай да була ул.

Авылда бер үк вакытта ике кыз белән йөрсәң, шулай да була ул.

Бер ир-егет үзенең тормышында булган гаҗәпләндергеч вакыйгасын "ВКонтакте"ның "Мәхәббәт" төркемендә язып калдырган.

"Беренче Май бәйрәменә авылга кайткан идем. Ул вакытта ике кыз белән йөри идем. Аларның берсе генә кайтам дип вәгъдә иткән иде. Ә чынында икесе дә кайткан. Ни эшләргә? Аптырап калмадым, берсе белән көндез күрештем дә, кичен табигатькә егетләр белән чыгарга сөйләштек, дип белдердем. Кичен дискотекага чыгарбыз, дип вәгъдә бирдем. Ә икенчесен үзем белән алдым.

Кичкә кадәр барысы да минем план буенча барды. Егетләр теге кызга, минем, имеш, исереп, өйгә йокларга кайтканны әйтте. Әлбәттә, ул миңа шалтыратты, тик мин телефонны алмадым.

Ниһаять, табигатькә чыккан кыз белән дискотекага бардык. Анда безне теге кызның дуслары күреп калган һәм аңа җиткергән. Әле дә истә: без Айдар Галимовның бер җырына кочаклашып биеп басып тора идек, ул клубка килеп керде. Минем белән биегән кызымны чәченнән эләктерде дә тышка алып чыгып китте.

"Чыгып тормыйм, я бәреп үтерерләр", ди кенә уйлап куйган идем, кулларына пүлән тотып, икесе дә килеп керде. Бер сүз дә әйтмичә башка тондырдылар да чыгып киттеләр. Шулай итеп ике кызны да югалттым", дип язып калдырган.

Халыкта юкка гына әйтмиләр бит: ике куян артыннан кусаң, берсен дә тоталмассың! Биредә дә шулай булган инде.

Фото: pixabai.com
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: