+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
9 июль 2021, 15:58

"Иремнең сөяркәсе белән кочаклашып елаштык"

Бу дөньяда ниләр генә юк...

"Иремнең сөяркәсе белән кочаклашып елаштык"
"Иремнең сөяркәсе белән кочаклашып елаштык"

Һәрбер гаилә үзенчә бәхетсез, диләр. Социаль челтәрләргә килгән хатларны укып, моның шулай икәненә инанасың. Чыннан да, тыштан менә дигән гаиләләрдә үз проблемалары бар.

"Ирем белән яратышып өйләнештек. Бер-бер артлы ике кызыбыз туды. Аның миңа игътибары, ихтирамы һәм мәхәббәте очрашып йөргәндәге кебек үк сакланды. Мин, хәтта үз бәхетемнән үзем дә курка идем, чөнки тирә-яктагы таныш кызлар ирләреннән һәрвакыт зарлана. Ә минем моңа хакым да юк. Мине генә түгел, кызларыбызны да өзелеп ярата, эшләгән акчасын да кайтарып биреп бара. Шуңа да кече кызыбызга 6 ай чагында аның сөяркәсе барлыгын белгәч, тәүдә ышанмадым. Сер йомгагын бер сүтә башласаң, ул үзе үк чишелеп китә икән. Шул вакытта мин иремнең башка вазыйфага күчүен дә белдем. Анда ул атнасына ике тапкыр командировкага йөрергә тиеш, ә ул билгеле, сөяркәсе белән башка шәһәргә барып йөргән. Бу хатынның кем икәнен ачыклау да кыен булмады. Иремә болар турында әйткәч, ул акланмады да. Безнең икебезне дә яратуы, икебез дә аңа кирәк булуы турында сөйли башлады. Билгеле, мине бу чыгырымнан чыгарды. Һәм ул мине сөйләшер өчен табигатькә чыгарга чакырды. Ризалаштым. Ә ул мине туп-туры сөяркәсе яшәгән фатирга алып килде. Ишекне миннән якынча 10 килограммга авыррак, иремнән дә озынрак, бизәнмәгән, искерәк кенә кием кигән, чәчләре төрле "химия"дән янган хатын ачты. Шаккаттым... Фатиры да гади генә аның. Тәүдә без өчәү сөйләшеп карадык. Ирем шушы мөнәсәбәтләрне калдырырга тәкъдим итте... Ахырда, әгәр мин аерылышуга гариза бирсәм, үзенең барыбер бу хатын белән калмаячагын әйтте... Һәркем үзенекен сөйләде. Арытаба ирем безне сөйләшер өчен икебезне генә аш-су бүмәсендә калдырып, икенче бүлмәгә чыгып китте. Шул вакыт инде нишләргә дә белмәгән көндәшем елап җибәрде. Ул ялгыз хатын. Бик яшьли ире ташлаган. Баласы юк. Күңелемдә аңа карата бик зур кызгану хисе уянды. Чыннан да, тормыш җәберләгән бер мескен хатын иде ул. Мин аны кочаклап алдым һәм тынычландырырга тырыштым. Үзем дә ирексездән елап җибәрдем...
Бу очрактан соң ирем аңа суынды. Көндәшем тәүдә иремә язып карады, аннары социаль челтәрләрдә "ир хатыннарының никадәр үз-үзләрен карамавы", "ул бары аныкы булачагы" турында төрле статуслар куйды. Соңрак мине кабатлый башлады. Ниндидер кием алсам, яисә прическамны үзкәртсәм, икенче көнне үк ул да шундыйга "әйләнде". Ул шулай үз-үзен тоткач, димәк, ирем аңа игътибар итми. Димәк, ирем безнең белән. Шулай да күңелне нидер тырный... Бик күп нәрсәләр белдем шул мин бу тарих турында. Иремнең кем булуын да аңладым. Аңа карата да күңелдә ниндидер бушлык барлыкка килде".

Фото: irina-freid.justclick.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: