+30 °С
Облачно
Гәзиткә язылу
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 июль , 16:05

Урманда агач баскан..

Салават районында коточкыч хәл булган.

Урманда агач баскан..
Салават районында коточкыч хәл булган.

10 июльдә кичен ашыгыч хезмәтләргә Салават районының Лаклы авылында урманда хатын-кызны агач басуы турында хәбәр килә.

Вакыйга урынына Гадәттән тыш хәлләт буенча дәүләт комитеты коткаручылары оператив рәвештә чыккан. Ведомствода сөйләүләренчә, агач көчле җил аркасында ауган. Коткаручылар агачны кискән һәм 38 яшьлек хатынның үле гәүдәсен алган.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында белдерүләренчә, халык еш кына проблемалы агачның никадәр куркыныч икәнлеген күз алдына да китерми. Ауган агач йортны һәм корылмаларны җимерергә, электр линияләрен зарарларга, ландшафт элементларына җитди зыян китерергә сәләтле.

Агач ауган автомобильләр, кагыйдә буларак, төзәтерлек булмый. Ведомство саграк булырга чакыра.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева