+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 июль 2021, 14:41

"Аның безне ачтан үтерәсе килә..."

Ир-егет җәмәгате белән аерылышканнан соң хатыны белән баласын урамда калдырган.

Ир-егет җәмәгате белән аерылышканнан соң хатыны белән баласын урамда калдырган.

Бу хәл турында хатын-кыз "ВКонтакте" социаль челтәренең "Подслушано Уфа" төркемендә язып калдырган.

"Ике ай элек ирем белән аерылыштык. Закон үз көченә кергән көнне үк 4 айлык кызым белән куып чыгарды. Фатирны бергә акча җыеп, банктан ипотека алып сатып алган идек. Тик ул аның исемендә иде. Шуңа күрә фатирга дәгъва итә алмыйм. Алиментка бирәм, дип куркыткан идем, суд аша баланы тартып алам иде.

Судка бирсә, аңа баланы калдырырга мөмкиннәр шул. Чөнки минем бер әйберем дә юк. Үзем балалар йортында тәрбияләндем. Анда нинди шартлар икәнен беләм.

Әлеге вакытта дус кызымда торабыз. Ул бездән бернәрсә дә сорамый. Дусларым, сиңа яхшы адвокат кирәк, ди. Ә аны каян алырга? Әле бит эшкә дә чыга алмыйм. Акрынлап Интернетта акча эшләргә өйрәнә башладым.

Нишләргә дә белмим. Бервакыт баланы тартып алырлар, дип куркам. Үзем кебек, аны балалар йортында үстерәсем килми.

Ә ирем миңа турысын әйтте: аның безне ачтан үтерәсе килә. Имеш, мин аның яшьлеген бозганмын...", дип язып калдырган ул.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: