+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
14 июль 2021, 11:28

"Таптала бит инде бу балалар!..."

Балалар юл уртасында су керә. Ә ата-аналары кая карый икән?

Балалар юл уртасында су керә. Ә ата-аналары кая карый икән?

Интернетта балаларның юл уртасында җыелып яткан суда коенулары, ә алар яныннан автомобильләр узуы турында видеоязма пәйда булды. Роликның авторы белдерүенчә, бу хәл Новосибирск шәһәрендә булган.

Интернетта утыручылар балаларны да, аларның ата-аналарын да каты тәнкыйтьләгән.

"Бездә балалар адекват түгел", "Ата-аналары кая карый икән?!", "Водительләре дә бернәрсә дә әйтми бит!", "Таптала бит инде бу балалар!", "Бу хәл турында махсус оешмаларга хәбәр итәргә кирәк", дип язып калдырганнар видео астында.

Видеоязма авторы белдерүенчә, арытаба бу урыннан балаларны куып җибәргәннәр. Бер кеше дә зыян күрмәгән.

Фото: URA.RU

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: