+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
15 июль 2021, 16:13

"Аңлыйм, кичерә генә алмыйм..."

"Йокы бүлмәсеннән ирем белән кызымның тавышын ишеттем..."

"Аңлыйм, кичерә генә алмыйм..."
"Аңлыйм, кичерә генә алмыйм..."

"Иремне күралмыйм, ә кызымны сагынам" дигән сүзләрдән башлана чираттагы хат социаль челтәрдә.

"Мин инде яшь түгел. Гомер ахырына кадәр яраткан кешеләрең белән яшәргә кирәк тә бит... Кызганычка каршы, минем язмыш башка төрлерәк булды. Ә, бәлки, үзем дөрес юлдан китмәгәнмендер, моны Ходай гына белә инде.

Беренче ирем белән яшьли өйләнештек. Бер-бер артлы ике кызыбыз туды. Бәхеткә сөенеп яшәргә генә иде дә бит, ирем авариягә тарып һәлак булды. Шулай мин ике бала белән торып калдым. Бу вакытта өлкән кызыма - 10, кечесенә 8 яшь иде.

Хатын-кызга ялгыз бала тәрбияләүнең никадәр авыр икәнен моны кичергәннәр генә беләдер. Җитмәсә, буталчык заманнар иде бу. Эш юк, эшләсәң дә эш хакын вакытында түләмиләр. Шундый вакытта икенче ирем белән таныштым да инде мин. Ул миннән яшьрәк булса да, төпле фикерле ир булып күренде. Бу вакытта бездәге ирләр Себер якларына китеп эшли башлаган гына чак иде. Ирем дә шул рәвешле эшләргә булды. Тәүдә бу хәл сәер булып күренсә дә, тора-бара без моңа өйрәндек. 2-3 айга чыгып китә, әмма акчаны мул алып кайта. Кызлар белән дә уртак тел тиз тапты ул. Өлкән кызым аңа "әти" дип эндәшсә, кечесе шунда ук "Вадим абый" дияргә гадәтләнде. Каршы булмадык, икенче кызым әтисен аеруча нык ярата иде, шуңа да, бәлки, башка кешене әти итеп күрә алмагандыр.

Бу елларда безгә календарьда билгеләнгән көннәр бәйрәм түгел, Вадимның кайтуы бәйрәм иде. Ул кайтасы көнне эштән ял алып, иртәдән кичкә кадәр табын әзерлим. Балалар белән аны бик сагына идек. Тормышыбыз түгәрәк, иремнән уңдым, балаларым янымда. Бәхеткә төренеп яшисе иде дә бит...

Бер көнне эштән иртәрәк кайттым. Вадим берничә атна өйдә инде инде. Минем ишекне ачып керүемне ишетмәделәр дә бугай, юкса, юрган белән капланырлар иде, ичмасам... Кече кызыма бу вакытта 17 яшь кенә иде әле, бәлки, ул барысын да аңлап та җиткермәгәндер. Ә Вадим? Ул бит инде урта яшькә җиткән ир!

Мин йөрәк өянәге белән дәваханәдә ятып чыкканда Вадим яңадан Себергә киткән иде инде. Кызым белән сөйләшеп кардым, ул "әтисен" яратуын белдерде, мине ишетмәде дә кебек. Бераздан Вадим кызымны үзе янына алып китте. Укырга кертте, бергә яшиләр... Кызым белән сирәк кенә булса да телефон аша аралашып торабыз. Кызымның әле акылына килергә өметем бар иде, күптән түгел ул Вадим белән өйләнешергә теләүләрен әйтте...

Вадимның аңа бик яхшы мөнәсәбәттә булуын да беләм, кызымның аның белән бәхетле булуын да аңладым. Тик бу хәлләрне ничек кичерергә? Вадим аның үз әтисе түгел, аларның никахына каршы килеп тә булмый кебек... Аңлыйм, әмма йөрәгемә сыймый бу хәлләр.

Әлегә бу хәлләрне туганнарым белми. Вадимны мине ташлап чыгып китте, ә кызым ул эшләгән шәһәрдә укый, дип белә алар. Ничек арытаба яшәргә? Аңламыйм..."

Фото: mysonnik.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: