+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
15 июль 2021, 17:30

Анастасия Заворотнюк ни хәлдә?

Аның танышы соңгы яңалыклар белән уртаклашты.

Анастасия Заворотнюк ни хәлдә?
Анастасия Заворотнюк ни хәлдә?
 Эстрада режиссеры Анатолий Демидов, Заворотнюкның өенә барган танышларына сылтама ясап, баш мие шешенә каршы көрәшүче сәнгать йолдызының хәле тотрыкланган һәм канәгатьләнерлек булып кала, дип сөйләгән.

"Күп вакытын ул ишегалдындагы коляскада утырып үткәрә. Аны сиделка карый. Анастасияне берүзен беркайчан да калдырмыйлар. Су процедуралары әлегә тыелган. Танышым күптән түгел Настяны күргән. Актриса аның белән аралашырга теләмәгән, әмма исәнләшкән һәм елмайган», — дигән ул һәм артистканың башы авыртуын һәм кыска вакытка аңын югалтуын да өстәгән.

Режиссер чәчсез калган артистканың косынка бәйләвен һәм күзлек киюен билгели. «Ул бик нык тазарган, әмма танышлары аның мондый хәленә күнеккән. Әлегә аңа үзаллы йөрү кыен», - ди ул.

Демидов сүзләренчә, дәвалау актрисаның эчке органнарында чагылган: йөрәк, бавыр, бөере зыян күргән, сөйләм, хәрәкәт функциясе һәм хәтергә бәйле кыенлыклары бар, ә уң кулы өлешчә хәрәкәтсезләнгән.

«Гаилә тату, әмма бераз нервлы — башкача була да алмый: авыру инде ике ел дәвам итә, дәваханәгә йөрүләр, табибларның өйгә килүләре барлык өйдәгеләрдә дә чагылыш таба. Өлкән кызы Анна озак вакытлар нерв киеренкелеген кичерде, әнисе арыган һәм күңелсез күренә», — дип уртаклаша режиссер.

Аның сүзләренә караганда, авыру булуга карамастан, Заворотнюк макияж һәм маникюр ясавын дәвам итә, хәзер кече кызын карарга булышучы әнисе белән күп аралаша.

фото: "prelest.com"
 
 
 
 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: